Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрүнең яңа тәртибе проектын әзерләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгече Любовь Дроздовага сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Яңартылган программа билгеле бер төркем гражданнар өчен медицина тикшерүләре исемлеген киңәйтүне күздә тота:
* Сугыш хәрәкәтләре ветераннары: Алар өчен психолог белән консультация узу мәҗбүри булачак. Эшне диспансеризациянең беренче көнендә, ә мөмкин булмаганда — шәһәрдә яшәүчеләргә 3 көн, авыл халкына 10 көн эчендә оештырачаклар.
* Липид профилен бәяләү: 18–39 яшьлекләргә — елга бер тапкыр, 40 яшьтән олыракларга — 3 елга бер тапкыр үткәреләчәк. Өстәмә рәвештә, һәр пациентка гомерендә бер тапкыр атеросклероз үсеше хәвефен ачыклау анализы ясалачак.
* Томография һәм УЗИ: Үпкәләрнең түбән дозалы томографиясенә юллама бирү критерийлары төгәлләштерелә. Аорта аневризмасына генетик омтылышы булган гражданнарга, шулай ук 65–75 яшьлек тәмәке тартучы ир-атларга аорта кан тамырын УЗИ аша тикшерү кертелә.
Нет комментариев