Бүгенге көндә Россия югары уку йортларының бюджет һәм түләүле бүлекләренә 1 миллионнан артык кеше укырга кергән. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматларына таянып, «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» МА яза.
Студентлар белем дәрәҗәсе буенча түбәндәгечә бүленгән:
* Бакалавриат: 618 мең кеше;
* Магистратура: 189 меңнән артык кеше;
* Белгечлек (специалитет): 171 мең кеше.
Моннан тыш, илнең 17 университетында югары белем бирүнең яңа моделен сынау пилот проекты дәвам итә. Аерым алганда, база программаларына — 44 меңнән артык, ә махсуслаштырылган белем бирү юнәлешләренә 13 меңнән артык абитуриент кабул ителгән.
Барлык дәрәҗәләр буенча түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана. Ә аспирантура программалары буенча документлар җыю 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев