Россия паспорты белән генә сәяхәт итеп була торган алты ил
Отпусклар сезоны җитү белән, Татарстанда яшәүчеләр үз сәяхәтләрен актив планлаштыра башлый. Чит илгә чыгарга теләсәгез, чит ил паспорты ясату бөтенләй дә мәҗбүри түгел. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Россия гражданнары өчен эчке паспорт белән генә дә барып була торган алты юнәлеш бар.
Абхазиягә сәяхәт итү өчен россиялеләргә виза да, чит ил паспорты да кирәкми, анда 90 көнгә кадәр калырга була. Күпчелек сәяхәтчеләр анда Сочи аша бара, шулай ук Сухумга туры авиарейслар да бар. Армениягә исә эчке паспорт белән самолетта очканда гына барырга мөмкин, ә чикне коры җир аша үткәндә яки илдә билгеләнгән вакыттан озаккарак калырга теләгәндә чит ил паспорты барыбер кирәк булачак.
Белоруссиягә керү өчен эчке паспорт та җитә, анда өстәмә документларсыз 90 көнгә кадәр калырга рөхсәт ителә. Озаккарак калырга планлаштырганда вакытлыча яки даими яшәү өчен рөхсәт бирә торган документ алу сорала. Казахстанга Россия паспорты белән 180 көнлек чор эчендә 90 көнгә кадәр керергә була, ә илдә озаккарак калырга кирәк булса, вакытлыча регистрация ясатырга яки яшәү рөхсәтнамәсе алырга туры киләчәк.
Кыргызстанга сәяхәт итү өчен дә РФ эчке паспорты җитәрлек, анда мәҗбүри регистрациясез 30 көнгә кадәр калырга була. Көньяк Осетиягә кергәндә дә чит ил паспорты яки виза таләп ителми. Мөһиме — республикада даими регистрациясе булмаган сәяхәтчеләргә, килгәннән соң өч эш көне эчендә Иммиграция контроле идарәсенә мөрәҗәгать итеп, 90 көн гамәлдә торучы миграция картасы рәсмиләштерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев