Россия югары уку йортларында бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамлана
Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитетның бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә.
Бу хакта Россия Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматына таянып, ИА «Татар-информ» хәбәр итә.
Әлеге кампаниянең төп вакыт озынлыгы һәм мөһим даталары түбәндәгечә:
* 27 июль – университетлар үз сайтларында һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында конкурс исемлекләрен урнаштырачак.
* 1 август– ташламалар нигезендә укырга керүчеләр, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлар, шулай ук максатчан уку буенча гариза тапшыручылар өчен соңгы көн.
* 5 август – төп конкурста катнашучылар үзләренең укырга керү ризалыгын биреп бетерә алачак.
* 3 һәм 7 август – укуга кабул итү турындагы боерыклар басылачак.
* Магистратура – бюджет урыннарына документлар кабул итү срогын һәр югары уку йорты үзе билгели, әмма ул 20 августтан соңга калырга тиеш түгел.
* Түләүле (контракт) нигезендә уку – документларны сайланган белем бирү программасына бәйсез рәвештә 20 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Шулай ук кабул итү вакытында «тынлык көннәре» дә гамәлдә булачак — бу вакытта абитуриентларга яңа гаризалар тапшыру яки элек бирелгән документларны кире кайтару тыела.
Абитуриентлар документларны кабул итү комиссияләренә чират тормыйча гына тапшыра ала, кәгазь гариза кирәкми. Сервис Дәүләт хезмәтләре порталында бар һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бары тик расланган хисап язмасы гына кирәк.
Бер үк вакытта документларны илнең 1000 югары уку йортына онлайн рәвештә юлларга мөмкин. Портал белем, ташламалар һәм казанышлар турындагы мәгълүматларны үзе автомат рәвештә таба һәм йөкли. Булачак студент 5 югары уку йортын сайлап, һәркайсында 5 яңа юнәлешкә кадәр гариза бирә ала. Конкурс исемлекләрендәге үз урыныңны реаль вакытта күзәтеп бару, ә кабул итү турындагы хәбәрләрне турыдан-туры портал аша алу мөмкинлеге дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев