Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Росгвардия Татарстандагы балалар лагерьларында куркынычсызлык тикшерүе үткәрә

Татарстанда ял итүче балалар лагерьларына Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан рейд уздырыла. Ведомство матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү эшләре республика буенча оештырылган, дип яза «Татар-информ» МА.

Быел төбәктә 175 мең баланың ялы планлаштырылган. Лагерьларның террорчылыкка каршы тору сәләте, шулай ук объектларны саклаучы шәхси сак оешмаларының эшчәнлеге контрольдә тотыла.

Мәсәлән, Росгвардия вәкилләре, «Тасма» лагерендә булып, андагы инженер-техник саклау чараларын, видеокүзәтү системаларын, мәгълүмат стендларын һәм тавышлы хәбәр итү җайланмаларын тикшергән. Нәтиҗәдә балалар лагеренең балалар күпләп була торган объектлар өчен куелган куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры килүе ачыкланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев