Ретромашиналар йөреше ветераннарга һәм сарманлыларга бәйрәм бүләге булды 
Җәмгыять

Ретромашиналар йөреше ветераннарга һәм сарманлыларга бәйрәм бүләге булды 

Район үзәгендә үткәрелгән Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантанага тагын бер матур чара ялганып китте: парадтан соң ретромашиналар һәм автоколонна йөреше башланды.

Шунысын әйтергә кирәк – сарманлылар һәм районыбыз кунаклары аны ел саен яратып карыйлар. Ә быел ретромашиналар сафы тагы да арткан. Алар арасында сугыш чоры һәм аннан соңгы техниканы да, ветераннарга бирелгән беренче машинаны һәм башкасын да күрергә мөмкин иде. Ә инде машиналар парадыннан соң, алар бәйрәм дәвам итә торган Ял паркына куелгач, алар яныннан кеше өзелмәде: утырып та карадылар, гаиләләре белән фотога да төштеләр. Ә ветераннар, һәрвакыттагыча, хәтер яңарттылар...


Нет комментариев