Татарстанның Алабуга районындагы буада фаҗига булды. 52 яшьлек ир-ат коенганда су астына киткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Коткаручылар һәлак булучының гәүдәсен тапканнар – ул ярдан 15 метр ераклыкта, 5 метр тирәнлектә яткан. Ведомство мәгълүматлары буенча, ир-ат мондый коену өчен яраксыз, махсус җиһазландырылмаган урында суга кергән. Эзләү-коткару эшләренә 7 кеше һәм 5 техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Нет комментариев