2026 ел башыннан Татарстанда урман янгыннары темасына 177 мәгълүмат тактасы, аншлаг һәм баннер куелган. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
– Статистика буенча, 10 янгынның 9ы кеше гаебе белән була. Такталар ул – урманга барганда саклыкка чакыру. Без аларны юл буйларына, ял итү урыннарына урнаштырабыз, – диде ул. Анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм элемтә номерлары язылган.
Урман янгыннары мәйданын киметү – «Татарстанда урманнарны саклау» региональ проектының төп күрсәткечләренең берсе.
Нет комментариев