САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада бүген яңгыр, җепшек кар булачак һәм көчле җил көтелә

Бүген, 28 апрельдә, республикада һава торышы тотрыксыз. Циклонның салкын тыл өлеше тәэсирендә температура түбәнәячәк. Төбәктә болытлы көн көтелә: төнлә башланган яңгыр һәм җепшек кар көн дәвамында да явачак, дип яза «Татар-информ» МА.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 10–15 метр тизлектә исә, урыны белән (шул исәптән Казанда да) 18–23 метрга кадәр көчәя.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында саклык чараларын сакларга өнди. Кичә үк буран Казанда һәм Әлки районы үзәк хастаханәсендә түбәләрне җимергән, Менделеевскида 28 яшьлек кыз имгәнгән.

Төнлә температура 0…+3 градус булса, көндез һава +5…+10 градуска кадәр җылына. Казанда көндезге температура +5…+7 градус көтелә.

Районда да шундый ук һава торышы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев