Республика нефтьчеләре хастаханәгә ярдәм күрсәттеләр
Җәмгыять

Республика нефтьчеләре хастаханәгә ярдәм күрсәттеләр

Коронавирус белән бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә хастаханәләр дә медицина киемнәре һәм кирәк-яракларына кытлык кичерделәр.

Шушы көннәрдә республика нефтьчеләре ярдәме белән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре шактый күләмдә бер тапкыр кулланыла торган саклагыч киемле – халатлы, костюмлы, комбинезонлы, маскалы булдылар. Ярдәм акчасына алынган медицина кирәк-яраклары арасында саклагыч күзлек һәм перчаткалар да бар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы


Нет комментариев