САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның ике авыл җирлегенә машина ачкычлары тапшырдылар

22 декабрьдә башкаланың "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында республиканың Муниципаль берәмлекләр советының XI съезды узды. Форум эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Съезд эшен башлар алдыннан Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелә торган конкурс җиңүчеләренә машина ачкычлары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында районның Югары Чыршылы авыл җирлеге...

22 декабрьдә башкаланың "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында республиканың Муниципаль берәмлекләр советының XI съезды узды. Форум эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты.

Съезд эшен башлар алдыннан Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелә торган конкурс җиңүчеләренә машина ачкычлары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында районның Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов, Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Гәрәев та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев