Районда мәктәп укучыларына продукция пакетлары бирелә
Мәгариф

Районда мәктәп укучыларына продукция пакетлары бирелә

Азык-төлек тутырылган пакетларны район мәктәпләренең барлык укучылары да алачак.

Бу апрель ае өчен бирелә. Бүген тугыз мәктәпкә пакетлар таратылган.
- Район мәктәпләренең 3812 укучысына да пакетлар булачак. Аларны әзерләүдә ярдәм күрсәткән район башлыгы Фәрит Мөнәвировичка зур рәхмәтле без, - диде мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров.
Альбина Сабирова язмасы
Ринат Дәүләтов фотолары


Нет комментариев