Районда мини-футбол буенча турнир үтә
Ярышларда алты команда көч сынаша.
Район үзәгенең "Айтуган" универсаль спорт залында балалар футболына һәм хоккеена нигез салучы күренекле остаз Наил Сафинның истәлегенә мини-футбол буенча турнир уздырыла. Аны ачу тантанасында Наил Мирхафизан улының тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил, кызы Индира катнаштылар. Ярышларда алты команда көч сынаша. Нәтиҗәләрне белми калмагыз, дуслар. Безнең хәбәрләрне укымый калмагыз, ярышларны спорт залына барып та карарга мөмкин.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев