Районда милли проект төзелешләре тикшерелде
Җәмгыять

Районда милли проект төзелешләре тикшерелде

Бүген районда милли проектларның тормышка ашырылуын күзәтчелек итү комиссиясе составында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Секретаре Фәрит Хөснуллин, комиссия рәисе - район Советының фракция җитәкчесе Гүзәл Гәрәева районда дәүләт программалары нигезендә төзелә-төзекләндерелә торган объектларда булдылар, алардагы эш барышын карадылар.

Комиссия членнары объектлар урнашкан территорияләрне төзекләндерү буенча да киңәштеләр, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мондый рейдлар атна саен уздырылачаклар.
#миллипроектлар

Автор: Альбина Сабирова


Нет комментариев