Район Советы депутаты "Парламент сәгате"ндә катнашты
Мәгариф

Район Советы депутаты "Парламент сәгате"ндә катнашты

Бүген Сарман урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен “Парламент сәгате” үтте. Аңа район Советы депутаты – “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Альбина Сабирова чакырулы иде.

Ул укучыларга РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, муниципаль район Советы структуралары, район депутатларының эшчәнлеге турында сөйләде.


Нет комментариев