САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район командасы картинг ярышларында икенче урын алды

16 августта Кама Аланы поселогында балалар, яшүсмерләр, юниорлар һәм яшьләр арасында ТАИФ-НК Кубогына картинг буенча V Республика ярышлары узды. Спортчылар "Пилот" (8-16 яшь), "Стриж" (8-16 яшь), "125-стандарт" (13-18 яшь) классларында ярыштылар. Шулай ук "Мини-багги" һәм "Микро-багги" классларында Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар үткәрелде. Район егетләре ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. "Стриж" классында...

16 августта Кама Аланы поселогында балалар, яшүсмерләр, юниорлар һәм яшьләр арасында ТАИФ-НК Кубогына картинг буенча V Республика ярышлары узды. Спортчылар "Пилот" (8-16 яшь), "Стриж" (8-16 яшь), "125-стандарт" (13-18 яшь) классларында ярыштылар. Шулай ук "Мини-багги" һәм "Микро-багги" классларында Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар үткәрелде.

Район егетләре ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. "Стриж" классында - Риналь Сабиров, ә "125-стандарт" классында Илһам Шакиров икенче урыннарга лаек булдылар. Айрат Фәрхетдинов шул ук "125-стандарт" классында өченче булды.

"Пилот" классында Алмаз Ахмедов үзенең чираттагы җиңүен яулады. Гомумкоманда зачетында Сарман районының "Ялкын" командасы икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев