САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе ахырына якынлаша. Ул район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылу вакыты белән бергә - 25 июньгә кадәр бара. Исегезгә төшерәбез, «Сарман» газетасына 27 июньгә кадәр язылып була. Акциягә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов тә кушылды. -...

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе ахырына якынлаша. Ул район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылу вакыты белән бергә - 25 июньгә кадәр бара. Исегезгә төшерәбез, «Сарман» газетасына 27 июньгә кадәр язылып була.

Акциягә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов тә кушылды.

- Безнең оешмага ике «Сарман» газетасы килә. Икенче яртыеллыкта да шулай дәвам итәчәк. Шулай ук «Ватаным Татарстан», «Земля-землица», «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости» басмаларын да алдырабыз.

Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче апам Эльвирага район газетасының электрон вариантына язылу бүләк итәргә булдым. Татар телен онытмасын дип, аны туган телебездәге газетага яздырдым. Мондый газетага язылуны читтә яшәүче якташларыбыз өчен менә дигән вариант дип саныйм - газета электрон почтага көнендә үк килә һәм кәгазьдәгесеннән берни белән дә аерылмый. Бәясе дә күпкә арзанрак - нибары 250 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined