Бүген, Ураза Гаете көнендә, Сарман районында яшәгән соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны бакыйлыкка күчте.
Озак еллар нефтьче булып эшләгән һәм Җәлил поселогында гомер иткән Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улына 4 ноябрьдә 98 яшь тулган иде. Ул соңгы елларда Куҗак авылында олы кызы тәрбиясендә яшәде. Тормышны чын күңелдән сөюче, юмор хисле ветеран һәрвакыт оптимистик рух саклады.
Без Габделәхәт абыйның балалары, онык-оныкчыкларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.
Ветеран Җәлил поселогында җирләнде.

Нет комментариев