Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районны җәнлекләр ярата

Айсылу Кәлимуллина - Фазлыева Августь, 2026 ел

Җәнлекләр дөньясы

"Йөргәнгә йөрем иярә", -

Дип, әйтәләр халыкта.

Күрәсе юк җәнлекләрне,

Зоопаркка барып та.

 

Безнең якның урман-кыры

Зоопарктан ким түгел.

Элек бу якта юкларны

Күрергә тели күңел.

 

Аюны да күрдек инде,

Пошилар чыга юлга.

Куяннарга күз иярми,

Чабалар уңга - сулга.

 

Кабан дуңгызлары җәйли,

Кайда дисез? Мин беләм.

Кукуруз эченнән чыга

Кабиләләре белән.

 

Парлы кыр кәҗәләре күп,

Ялгызлары оч(ы)рый.

Төлкеләр, күзеңә карап,

Кулдан ашарга сорый.

 

Болын, кырдан, урманнардан

Әкрен генә үтәбез.

Банан агачы утыртып,

Маймылларны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев