Райондашыбыз Гөлия Тимофеева чәчәкләргә гашыйк
Кичә без Сарманның Ленин урамындагы 45нче йорт янында гүзәллек булдыручы Гөлзәрия ханым турында язган идек. Шушы ук йортта чәчәкләргә гашыйк тагын бер тырыш райондашыбыз — Гөллия Тимофеева да яши.
Подъезд ишегеннән чыккач та, сул якта, үзләренең беренче каттагы фатир тәрәзәләре каршында – чәчәк, уң якта – яшелчә бакчасы аның. «Бакча» дип әйтү, бәлки, бераз арттыру да була торгандыр. Ләкин берничә квадрат метр мәйданда ниләр генә юк! Купшы розалар, петунияләр чәчәк атып утыра, моннан берничә генә көн элек алар янына каллылар өстәлгән, моңа кадәр лилияләр шау чәчәктә утырган. Биредә әле карлыган куагына да урын табылган.
– Бу йортта 1994 елдан бирле яшибез. Башта яшелчәләр генә үстердем, соңыннан чәчәкләр дә утырта башладым. Аларны бик яратам. Аеруча розаларны үз итәм. Әле менә, корт төшеп, ак һәм ал гөлчәчәкләрем чирләп алдылар, агулагач, дарулагач, яңарып киттеләр. Кечкенә генә бакчам җәй буе чәчәктә утыра. Киләчәктә аларның өряңа төрләрен үстерәсем килә. Карлыганым да бик тәмле, эре сортлы. Без ялда булган вакытта, җимешен кызым җыйды, аннан соң мин бер чиләк җыеп алдым. Ә каштанны матурлык өчен утырттым, аның чәчәкләре бик матур, – ди Гөлия ханым.

Почмакта – яктылык сирпеп, кояшка елмаеп утыручы көнбагыш та әйләнә-тирәгә күпме ямь бирә, нур сибә икән бит! Бер-ике төп бәрәңге белән ташкабак та бар әле монда. Алар да хуҗабикәне җимешләре белән куандыралар. Кыскасы, буш калган бер генә квадрат сантиметр да юк биредә. Чүп үләннәренә үсәргә юл куймас өчен, декоратив үләннәргә кадәр чәчкән хуҗабикә.

Ә икенче якта – яшелчә бакчасында помидорлар кызарып утыра. Шунда ук кыяр түтәле дә урнашкан.
– Биш кенә төп утырткан идем кыярны, әллә күпме уңыш җыйдым. Маринадларга да, салатлар, икралар ясарга да җитте, – ди Гөлия ханым.
Бакчага караган тәрәзә төпләре дә гөлләр белән тулы аның. Кызы Эльза, дүрт оныгының иң зурысы Ислам да кадерле кешеләренә ярдәм итәргә вакыт табалар. Ә кияве Рөстәм – махсус хәрби операциядә. Тормыш иптәше Рәмис тә хатынының шөгылен хуплый гына.
65 яшьлек гомер бәйрәмен менә шундый «уңышлар» белән каршылаган Гөлия ханым. Хезмәтендә дә мактаулы ул. Күп еллар халык сәламәтлеген саклау тармагында эшли. 1984 елда район хастаханәсенең хирургия бүлегенә санитарка булып килә, туксанынчы еллар ахырыннан район оешмаларында хезмәт куя, соңгы берничә елда аны кабат хирургия бүлегенә чакырып алалар, һәм ул бүген дә – шул хезмәттә, ә өйдә – чәчәкләр арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев