САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашыбыз Фердинанд Габдрахманов табигатькә зыян салучылар белән көрәшә

Соңгы вакытларда экология проблемалары турында күп сөйләшәбез. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аңа карата битараф булмау ел әйләнәсе мөһимлеген җуймаса да, апрель башыннан санитар икеайлык старт алуга, эш тагын да активлаша.

Мәктәпләрдә, хәтта балалар бакчаларында да тәрбия сәгатьләре, дәресләр үткәрелә, вакытлы матбугатта мәкаләләр бастырыла, телевидениедә тапшырулар күрсәтелә. Ләкин нәтиҗәсе бармы соң? Кызганыч, рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп түгү фактлары арта гына бара.

Беркөнне Боламык авылында яшәүче Фердинанд Габдрахмановның социаль челтәрләрдә ачынып язган постына игътибар иттем. Ул авылның Буа чокыры дип аталган урынына чүп алып килеп түккән адәмне, вәхшигә тиңләп, бик каты сүккән. Авылы өчен җан атып яшәүче райондашыбызның видеоязмасыннан күренгәнчә, билгесез берәү ватык техникасын, көндәлек калдыкларын чәчеп киткән. Табигатьне пычрату аның гадәтенә кергән, күрәсең.

- Бу кешене мин “вәхши” дип атар идем, кыскасы, иң “соңгы” кеше, хәтта аңа атап әйтерлек сүзем юк. Чүплеккә илтеп ташласа, ни була инде менә?! – дип борчыла ул.

Җыештырып та куяр, анысы берни түгел Фердинанд Мисхәт улына. Тик мондый түбәнчелеккә төшкән адәм актыгының кем икәнен белсә, мөгаен, берәр чарасын күрердер. Ул бу вәхшилекнең хуҗасын табарга ниятли дә. Табигатьтән шул дәрәҗәдә көлгән, мыскыллаган кешене фашистка тиңли.

Видеоны күргәч, бездә дә нәкъ шул фикер туды. Табигать-Ананы пычратмау, рәнҗетмәү хакында күпме генә сөйләшсәк, язсак та, аңламаучылар булуы кәефне төшерә.

Боламык авылында нибары җиде кеше яши. Табигать уянуга, алар да, башкалар кебек, ихаталарын, тирә-якларын чистартырга чыгалар һәм моны даими башкаралар. Авылның ватанпәрвәре Фердинанд Габдрахманов исә авыл гына түгел, ә су буйлары, болыннар да чиста булсын өчен борчыла.

Берәүләр өчен «берни түгел» булган чүп, табигатькә авыр яра сала. Үз артыңнан чистарту турында түгел әлегә сүз, бары тик чүпне билгеләнгән урынга түгү турында бара. Табигатьне пычратмау, рәнҗетмәү хакында күпме генә сөйләшсәк тә, язсак та, аңламаучылар, кызганыч, һаман табылып тора әле. Шунысы сөендерә: Фердинанд Габдрахманов кебекләр һәр авылда бар. Аларга бары рәхмәт әйтәбез һәм барлык райондашларны табигатькә сак карарга чакырабыз.

 

Ни кызганыч, мондый күренешләргә еш тап булырга туры килә. Бу хакта без газета битләрендә дә язып, кисәтеп торабыз. Нишләргә соң? Көрәшүне дәвам итәргә! Мондый хәлләрне яшереп тормаска кирәк. Чүпләгән өчен зур күләмле штрафлар каралган. Кеше күрмәгәнгә сөенмәсеннәр, вөҗдан газабы кичерсеннәр табигатькә зыян салучылар. Тискәре күренешләрне фотога, видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә элү артык булмас. Бәлки, кемдер кырын эшләрнең хуҗасын таныр. Әлбәттә, яхшы үрнәк күрсәтергә. Табигать – уртак йортыбыз. Аны пычратмыйк, явыз бәндәләрдән бергәләп саклыйк һәм яклыйк!

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев