Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашларыбыз Ленар һәм Әлфия Мөхәммәтҗановларны алтын туйлары белән тәбрикләделәр

Бүген Халыкара гаилә көне уңаеннан Үзәк ял паркында узган бәйрәм чарасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларыбыз Ленар һәм Әлфия Мөхәммәтҗановларны алтын туй көннәре белән тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул юбилярларга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Озак еллар җитәкче постларда хезмәт куйган Ленар Әмирҗан улы райондашларга яхшы таныш. Мәктәптә гади укытучы булып башлаган гаилә башлыгы авыл Советын да җитәкли, колхоз рәисе була, сәүдә системасында, җир белән бәйле оешмаларда эшли. Лаеклы ялга чыккач, үз шөгыльләрен булдыра, умартачылык белән мавыга башлый һәм авылда ветераннар хәрәкәтен җитәкли. Тормыш юлдашы, ныклы тылы Әлфия Әнвәр кызы 40 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.

Мөхәммәтҗановлар шәригать кануннарын хөрмәт итеп яшиләр, балаларына, оныкларына да дини тәрбия биргәннәр. Икесе дә актив, позитив, оптимистик рухта гомер итәләр.

Алтын юбилярларыбыз хакындагы язманы “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев