САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда спортның бар төрен дә яраталар

Бүген Сарманда август башының традицион бәйрәме – Физкультурачы көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан пляж волейболы, хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында стритбол, мини-футбол ярышлары, чаңгыроллерда узыш оештырылды. Аларның җиңүчеләрен һәм призерларын, башка спорт алдынгыларын шулай ук бүген район Үзәк ял паркында оештырылачак чарада бүләкләячәкләр. Программада – концерт, кино күрсәтү, дискотека. 
Иртәгә исә бәйрәм чаралары Җәлил поселогында да оештырылачак. Аның урамнары буенча велоузыш үтәчәк, спортчылар зур тенниста, җиңел атлетикада көч сынашачаклар. Боз сараенда Бөтенроссия хоккей лигасы командалары – үзебезнең «Челны» һәм Самараның ЦСК ВВС иптәшләрчә очрашу үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев