Районда Сабантуйга әзерлек буенча киңәшмә узды
Бүген Сарманның Даулы болынында милли бәйрәмебез Сабан туена әзерлек буенча киңәшмә узды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова бәйрәмгә әзерлек кысаларында башкарылачак эшләр белән таныштырды, җаваплы җитәкчеләрне атады. Фәрит Мөнәвир улы һәркем алдына бәйрәмне югары дәрәҗәдә оешкан төстә һәм имин үткәрү бурычы куйды.
Район үзәгендә Сабантуй 6 июнь көнне узачак. Шул ук көнне 16.00 сәгатьтә ул Әлмәт авылында да оештырылачак. Анда татар эстрадасының популяр җырчылары Азат һәм Алсу Фазлыевлар катнашуы көтелә. Ә башка авылларда бәйрәм 7се көнне планлаштырыла. Якшәмбе кич белән Үзәк ял паркында яраткан җырчыларыбыз Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар концерты булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев