Районда кышкы балык тоту бәйгесендә алтмышка якын кеше катнашты
Быел балыкчылар арасындагы кышкы ярышны 24 гыйнварга ук планлаштырганнар иде. Тик, һава торышы белән бәйле шартлар аркасында, Язикәү елгасында оештырылырга тиешле чараны күчерергә туры килде. Шуннан кайбер кешеләрнең күңеле дә төшкән.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз – чыгышы белән Янурыс авылыннан булган Рәис Сабиров та һава торышына алданган.
– Су буена кадәр килдем – берәү дә юк. Һава температурасына күз салсам – 36 градус суыкны күрсәтә! Кире борылырга туры килде. Яңалыкларны карап бармаган идем шул, – диде ул.
31 гыйнварда исә бураннар уйнап торуы да, юлларда кар ятуы да беркемне куркытмаган. Ярышларда катнашырга 56 балыкчы теләк белдерде! Дуслары, гаиләләре, авылдашлары белән килүчеләр дә шактый булды. Ә Җәлил поселогыннан Светлана белән Алмаз Галиевлар чарага этләре Ирисканы да иярткәннәр иде. «Балалар йөрмиләр, ә этебез бездән калмый», – диделәр алар. Гаилә башлыгы ярыш көнне 51 яшен билгеләп үтте.
Боз өсте буенча «сәяхәт»емне дәвам итеп, Рәис абый янына тукталдым. Ул боз тишеп утыра иде.
– Миңа алтмыш яшь булса да, үземне кырыкта кебек кенә хис итәм әле. Бирешәсе килми бит, егетләр! Көн саен сигез километр йөгерәм. Ярышларга килгәндә, бу юлы да күчерерләр дип курыккан идем, Аллаһка шөкер, була икән, – диде ул.
Язикәү елгасындагы балык исә бик «сайланучан» булып чыкты. Катнашучылар бер-берсеннән артык ерак утырмасалар да, кемнеңдер кармагы гел чиртеп торды, ә кемгәдер бер балык та эләкмәде. Тик чын балыкчылар, гел тотмасалар да, борчылмыйлар: иң мөһиме – күңелләре тынычлана...
Ә Яхшы-Каран авылыннан Гыйльфановлар гаиләсе ялларны күңелле дә, файдалы итеп үткәрделәр. Иң кызыгы бүләкләү тантанасында булды.
– Иң зур балык тотучы булып Руслан Гыйльфанов таныла, – дип игълан итүгә:
– Синмени? – дип, гаҗәпләнеп, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфановка мөрәҗәгать итте район башлыгы Фәрит Хөснуллин.
Яхшы-Каран егете аның тулы адашы булып чыкты. Балыкчының тормыш иптәше Екатерина – хатын-кызлар арасында, гомуми авырлык белән алганда, иң күп балык тотучы, алты яшьлек улы Егор иң яшь катнашучы булып танылдылар.
– Улыбыз туганчы, балыкка гел бергә йөрдек. Берзаман ардыра башлады. «Туйдым, сиңа малай алып кайтам да, бергә йөрерсез», – дидем. Күрәсез, сүземдә тордым, – дип көлеп куйды Екатерина ханым.
«Иң тәҗрибәле балыкчы» исеменә Сарман авылыннан 78 яшьлек Раян Сәлахетдинов лаек булды. Шулай ук Сарманнан Тамерлан Мәүләвиев иң кечкенә балыкны тоту бәхетенә иреште. Ир-атлар арасында иң күп балыкны Буралы Чишмә авылыннан Гүзәл Фатыйхов тотты. Аны гомуми авырлык буенча билгеләделәр.
Җиңүчеләр грамота һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар. Фәрит Мөнәвир улы белән Руслан Хәмбәл улыннан тыш, бүләкләү чарасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков, ДОСААФның территориаль бүлеге рәисе Илдус Мәүләвиев тә катнаштылар. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә – югарыда телгә алынган Алмаз Галиев, Җәлил поселогыннан җиде яшен тутырган Данир Гарифуллин да бүләксез калмадылар. Ахырдан барысы да дин әһелләре тарафыннан әзерләнгән тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев