Районда «Күрше-Фест» фестиваленең кышкы сезоны үтә
Узган җәйдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикабызда беренче тапкыр «Күрше-Фест» дип исемләнгән фестиваль оештырылды.
Аның кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалларында күңел ачу чаралары үткәрелде. Аларда Сарман районы да актив катнашты.
Чаралар халыкның күңеленә хуш килде. Шул уңайдан, аның кышкы сезонына да старт бирелде. Иң элек районнар фестивальдә катнашырга гаризалар җибәрделәр. Район мәдәният йортының «Кышкы драйв» дип исемләнгән проекты җиңүчеләр исемлегенә керде.
– «Күрше-Фест» фестиваленең кышкы сезоны – «Татарстанда кыш» дип исемләнгән проектның бер өлеше, анда катнашырга булдык. Проект кысаларында 3 гыйнварда – Ленин урамындагы күпкатлы йорт территориясендә, 7 гыйнварда, Раштуа бәйрәме уңаеннан, район Үзәк ял паркында күңелле чаралар үткәрдек.
Халыкка бик ошый. «Шундый матур оештырдыгыз, рәхмәт, районда мондый чаралар тагын да күбрәк булсын иде», диючеләр бик күп. Үткәрү серләре белән кызыксыналар, – диде проект җитәкчесе – район мәдәният йортының өлкән методисты Айгөл Миңнехуҗина.
Проектны тормышка ашыруда мәдәният йорты хезмәткәрләре Булат һәм Алмаз Галиевлар, Чулпан Шакирова, Анжела Мәхмүтова да күп көч куялар. Чараларны оештыруда һәм үткәрүдә волонтерлар да катнашалар. Ә төрле призлар уйнату идеясен Булат тәкъдим иткән.
Проектны тормышка ашыру февраль аенда да дәвам итәчәк. 6 февральдә – Сарманның Сельхозтехника урамының 27, 28, 29, 31 санлы йортларының ишегаллары территорияләрендә, 13 февральдә – «ТАССРның 100-еллыгы», 27 февральдә Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында чаралар үткәрү планлаштырылган.
3 гыйнварда Сарманның Ленин урамының 10А, 14, 14А, 16 һәм 18А йортларында яшәүче күршеләр очраштылар. Күңел ачу уеннары һәм кызыклы конкурслар оештырылды, иҗади остаханәләр эшләде, музыкаль чыгышлар, төрле тәм-томнар, сюрпризлар һәм бүләкләр күп булды.
7 гыйнварда район Үзәк ял паркы кышкы могҗиза үзәгенә әверелде. Ул көнне «Раштуа феериясе» («Рождественская феерия» – рус.) дип исемләнгән бәйрәм үтте. Анда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Балалар һәм зурлар өчен мавыктыргыч уеннар, күңелле бәйгеләр, мастер-класслар әзерләнгән иде. Туңганнар кайнар чәй һәм коймак белән җылындылар, призлар уйнатуга нәтиҗә ясалды. Иң соңыннан яңгыраган бәйрәм салюты кәефләрне тагын да күтәреп җибәрде.
Алина Алиуллина фотосы
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев