Районда көзге чакырылышның беренче «отправка»сы булды
Соңгы арада, хәрби хезмәткә чакырулар ел дәвамында киләчәк, дигән сүзләр ишетелә. Тик әлегә барысы да элеккечә – 18 яшен тутырган, хезмәткә яраклы егетләрне армиягә язгы һәм көзге чакырылышлар кысаларында алалар.
20 октябрь иртәсендә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат территориясе шау-гөр килде. Көзге чакырылышның беренче «чебешләре» хезмәткә китәргә җыеналар иде шул! Сарман районыннан – ун, Мөслим районыннан биш егет Ватан сакчысы булырга әзерлекләрен белдерделәр.
Егетләр арасында таныш йөзләр дә күренде. Чү, монысы авылдашым Рамил Сәхәбиев түгелме соң? Чәчләрен алдыргач, танырлык та түгел үзен!
– Кайсы гаскәргә эләксәм, шунда хезмәт итәргә әзер мин, – диде ул ышанычлы рәвештә.
Хәтеремдә: мәктәптә укыган чагымда авылда берничә ай су булмады. Малларга эчерергә буадан ала идек. Берзаман безнең янга урамдашыбыз Әзһәм абый да килеп туктады. «Минем малай туды бит әле», – диде ул. Хәзер инде буй җиткергән Рамилгә – 19 яшь, Ватан сакчысы булырга да өлгереп җиткән. Абыйсы Камил дә ике ел элек кенә хезмәт итеп кайтты.
Булачак солдатларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин инструктаж үткәрделәр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов үзе хезмәт иткән чакларны искә төшерде. Район үзәк хастаханәсе табибы Гөлшат Кушаева егетләрнең сәламәтлеген кат-кат тикшерде.
Ләке авылыннан Александр Кустовскийның борчылуы йөзенә чыккан иде. Баксаң, дулкынлануыннан ул паспортын онытып калдырган булып чыкты. «Кайтып киләсең инде», – диделәр хәрби комиссариат хезмәткәрләре.
– «Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен» дигәнне ишеткәнегез бар идеме? Менә шушы инде ул, – дип шаяртты Фәндәс Әнәс улы.
Александр озак көттермәде, килеп тә җитте. Аннан тыш, районнан хәрби хезмәткә югарыда телгә алынган Рамил Сәхәбиев, Разил Вәлиев, Рамин Мамедов, Динар Закиров, Данил Зәйнуллин, Тимур Зарипов, Раил Мордагалиев, Виталий Степанов, Данияз Мөхәммәтдинов, Вилдан Юнысов киттеләр. Мөслим районыннан Илгиз Әгъләмов, Илназ Гыймаев, Вадим Исанаев, Әмир Зиннәтуллин, Илдар Нәзиров та солдат итеге киячәкләр. Кемнең кайда, нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәге Казан комиссиясе тикшерүеннән соң билгеле булачак. Иң мөһиме – бердәмлек. Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын, егетләр!
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев