Районда юл иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды
Бүген район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы үткәрелде.
Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Утырышта район прокуроры Алексей Панишев, хокук саклау органнары, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнаштылар.

Беренче көн тәртибе буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәлимов чыгыш ясады. Ул соңгы алты айда район территориясендә булган юл һәлакәтләрен, юлларның торышын анализлады, юл-транспорт травматизмы хакында сөйләде.
Яр Чаллы-Сарман автоюлының яңгырлар нәтиҗәсендә зыян күргән участогын торгызу эшләре хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов чыгыш ясады. Ул автоюлның 42 километрдагы участогы агымдагы елның 9 августына төзекләндерелеп бетәчәген хәбәр итте.
“Татавтодор”ның Түбән Кама филиалы Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов район территориясендәге юлларны төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә тукталды.
Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөнәвир улы юл иминлеге өчен җаваплы җитәкчеләр, хезмәткәрләр алдына конкрет бурычлар куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев