САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда яшәүче Үзбәкстан гражданнары алдан тавыш бирүдә катнаштылар

Билгеле булганча, Үзбәкстанда үткәреләчәк Президент сайлаулары өчен алдан тавыш бирү башланды.

Аңа старт 28 июньдә бирелде һәм ул 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ә сайлаулар 9 июльгә тәгаенләнгән. Президент сайлауларын вакытыннан алда үткәрү май аенда уздырылган референдум нәтиҗәләре буенча республика Конституциясенә төзәтмәләр кертү сәбәпле мөмкин булды.

Республика киләчәген хәл итүче бу мөһим чарадан районда яшәүче Үзбәкстан гражданнары да читтә калмадылар. 29 июньдә район җитәкчелеге ярдәме белән берничә кеше Чаллыда эшләүче сайлау участогында тавыш биреп кайтсалар, 3 июль көнне Җәлил поселок җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән биш кеше Әлмәттә алдан тавыш бирүдә катнаштылар. Алар арасында Үзбәкстанның хәзерге Президенты Шәүкәт Мирзиеев та бар.

— 2017 елдан бирле Иске Кәшердә яшим. Чаллыга йөреп, заводта эшлим. Миңа монда бик ошый. Телне дә өйрәндем. Хезмәт хакыннан да канәгать. Әлбәттә, туган җиремнең киләчәге өчен тавыш бирү — минем өчен сөенечле хәл. Алда торган сайлаулардан уңай үзгәрешләр генә көтәм. Киләчәгебез тагы да яхшырак, матуррак булсын иде, — диде Мирзабай Уразметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев