Районда балаларның ялы күңелле үтә
Мәдәният

Районда балаларның ялы күңелле үтә

Район авылларындагы мәдәни учакларда балаларның җәйге ялларын күңелле оештыралар.

Иске Минзәләбаш мәдәният йортында «Эх, җиләкле җәйләр!» дип исемләнгән зур чәй-бәйрәм үтте. Саф һавада балалар халык уеннарында катнаштылар, ярыштылар һәм күңел ачтылар. Төп сый хуш исле чәй һәм кайнар коймак булды.

Сарайлы мәдәният йортында «Ур-ра авылга!» проекты кысаларында балалар өчен «Авылда-күңелле ял» дип исемләнгән чара уздырылды. Алар мастер-классларда катнаштылар, татар халык уен кораллары белән таныштылар, татар халык биюләрен биеделәр.

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды


Нет комментариев