САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район халкы кул эшләре белән шөгыльләнү серләрен ача

Һәр кешенең ниндидер сәләте була. Кемдер баш белән «эшләргә» ярата, кул эшләренә осталар да күп. Моны хәтта акча китерә торган һөнәргә әверелдерүчеләр дә юк түгел.

Кул эшләре белән шөгыльләнү нәрсәдән башланып китә соң? Әлбәттә, иң элек буш вакытны уздыру мәсьәләсе туа. Эштән кайтып, телевизорыңны кабызып куясың да яраткан шөгылеңә тотынасың! Тегәсеңме, чигәсеңме, бәйлисеңме, бизәкләр ясыйсыңмы – анысы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – күңелеңә якын һәм мавыктыргыч булсын. 

Гомумән алганда, кул эшләре белән шөгыльләнү электән килә. Әбиләребез буш вакытларының күп өлешен шуңа багышлаганнар. Бабам Зәһирнең (кызганычка каршы, миңа аны күрергә насыйп булмады) апасы Әсхия әбинең орчыкта җеп эрләгәнен әле дә хәтерлим. Ул вакытта кул эшләре белән кирәк булганга шөгыльләнсәләр, хәзер күбесенчә күңел өчен эшлиләр. Шулай ук бу нерв системасын да тынычландыра. Җылы кием бәйләгән вакытта, мәсәлән, борчыган кайбер сораулар турында онытып торырга була.

Район халкы арасында да кул эшләре осталары шактый. Әлбәттә, аларның бөтенесе дә диярлек – хатын-кызлар. Без аларның үзләре белән сөйләшеп алдык.

Рания, Сарман авылы:

– Моннан берничә ел элек буш вакытларымны ничек үткәрергә белми интегә идем. Бертуктаусыз телефон «каезлау» да туйдырды. Иптәш кызым яраткан шөгыль табарга киңәш итте. Ул үзе оекбашлар бәйләү белән шөгыльләнә иде. Мин дә шуннан башларга булдым. Ошап китте, сыйфаты да кибетнекеннән ким төсле тоелмады. Гаиләмне дә киендерә башладым. Оекбашлар гына түгел, баш киемнәре, кайвакыт хәтта җылы кофталар да бәйлим. Кул эшләре белән күңел өчен генә шөгыльләнәм, акча эшләү турында уйлаганым юк.

Лилия, Җәлил поселогы:

– Мине кул эшләренә әбием өйрәтте. Аңа карап тора идем дә: «Минем дә шундый матур әйберләр ясыйсым килә», – дип кызыга идем. Иң элек тегү-чигү эшләренә өйрәндем, аннан авырракларын да үзләштердем. Бизәкләр ясарга, макраме техникасы белән үрергә яратам. Туганнарымның, дусларымның гомер бәйрәмнәренә дә кулдан бүләкләр әзерлим. Алар миңа сатуга чыгарга киңәш итәләр, ләкин минем андый теләгем юк. Сату белән шөгыльләнү, кул эшләре ясауны «конвейерга куеп», бөтен «романтика»ны бетерер, дип куркам.

Айсылу, Сарман авылы:

– Сәйләннән матур әйберләр ясарга яратам. Моңа Интернеттан өйрәндем. Теләгең булса, авыр түгел икән. Эшем бераз тынгысызрак, шуңа күрә башта бу минем өчен бик яхшы тынычландыра торган чара булды. Тора-бара, танышларыма да сәйләннән бизәкләр тәкъдим итә башладым. Бик теләп алдылар. Әлбәттә, кул эшләрен төп керем чыганагына әйләндерү турында уйланганым юк, шулай да акча беркайчан да артык булмый.

Сүз уңаеннан

Бүген – 16 ноябрьдә Бөтендөнья кул эшләре көне билгеләп үтелә. Аның төп максаты – юкка чыгу куркынычы астында булган борынгы һөнәрләр турында искә төшерү. Кул эшләренең тагын бер төре – Сәйлән тезү көне дә шушы датага туры килә.

Фото – Сарман гимназиясе архивыннан

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев