Район халкы бала карау буенча пособиегә дәгъва итә ала
Татарстанда 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие – балалы гаиләләргә ярдәм чараларының берсе. Татарстанда бу түләүгә кем дәгъва итә ала?
Эшләмәүчеләрдән бу пособиегә кем исәп тота ала
Бу түләүләрне алу хокукына йөклелек, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск яки бала карау чорында эштән азат ителгән хатын-кызлар, хезмәт килешүе буенча эшләмәүче, эшсезлек буенча пособие алмаучы яки социаль фондка иминият кертемнәрен түләмәүче гражданнар, шулай ук көндезге бүлек студентлары ия.
Эшләүчеләр өчен пособие
Хезмәткәр яки шәхси эшмәкәр әлеге пособиене үзе алырга һәм бу хокукны гаиләнең башка әгъзасына тапшырырга хокуклы. Моннан тыш, ул бала карау буенча ялны туктатып торырга һәм теләсә кайсы вакытта эшкә чыгарга яки укуын дәвам итәргә мөмкин. Бу пособие түләүгә берничек тә йогынты ясамаячак.
Әгәр гаилә бала карау буенча пособиегә дә, йөкле хатыннар һәм балалар өчен бер тапкыр бирелә торган пособиегә дә дәгъва итә икән, ул түләүнең бер генә вариантын сайлый ала, бер үк вакытта ике пособиене дә алырга ярамый. Әгәр кеше берьюлы берничә баланы карый икән, пособие һәр балага аерым билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев