САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район халкы бәйрәмнәрне ничек үткәргән?

Буш вакыт күп булгач, озын яллар уйланырга да мәҗбүр иттеләр әле.

Кар көрәлгән, башка эш юк. Өйдә һәрберебез «телефонда утыра». Җитмәсә, вакыт-вакыт, балалар, урысчалатып, «скучно» дип зарланалар...

Элегрәк ничек «нескучно» булды икән ул? Үзебезнең мәктәп елларын искә алам: телевизорда, күп дигәндә, биш канал күрсәтә, элемтә өчен өй телефоны гына кулланыла. Ял көннәрендә, көтеп алган мульфильмнарыңны караганнан һәм зурларга йорт эшләрендә булышканнан соң, иптәшләрең белән уйнарга чыгасың. Кыш көннәрендә – хоккей уйный, чана-чаңгы шуа, җылырак вакытта капка төбендә көнбагыш чиртә идек. 

Әле дә исемдә: урамда – утыз градус суык, мәктәпкә бармадык. Елгадагы боз салкыннан ярылган. Тик уйнарга була. Укуы калса калсын, тик хоккейны калдырып буламы соң инде?! Әле авырган килеш тә чыга идек. Тик монысын киңәш итмим – чирне башкача дәвалау яхшырак.

Хәзер исә мөмкинлекләр күбрәк. Телевизорлар да Интернетка тоташкан, шугалаклар авылларда да бар. Ләкин яшь буын «зәңгәр экран»га төбәлеп утырырга яратмый. Үзебезгә дә телефон кызыграк төсле. Дөрес, ялларын актив рәвештә үткәрүчеләр дә аз түгел. Ә алар быел аеруча озын булды бит. Салатлар да ашалып бетте, теләгәннәр кунакка да бардылар, күрше шәһәрләргә сәяхәт тә иттеләр. Гомумән, халык ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышты. Без район халкыннан Яңа ел яллары турында сораштык.

Гөлнара, Иске Кәшер авылы:

– Яңа елны балалар һәм оныклар белән авылда каршыладык. Минзәлә районына туган авылыма кайтып килдем. Казанга барырга уйладык. Һава торышы куркытып торса да, Аллаһка шөкер, юллар имин булды. Башкалада төрле музейларга, океанариумга бардык. Яллар бушка үтмәде, дип саныйм. 2026 ел бәрәкәтле булсын!

Рафис, Сарман авылы:

– Бәйрәм гадәттәгечә үтте: гаиләм белән бергә ашарга әзерләдек, телевизордан яраткан киноларны карадык, Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен тыңладык. Унике тулгач, урамга чыктык, таныш-белешләргә кагылдык. Мәктәптә укыганнан бирле болай озак ял иткәнем юк иде. Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә дә бераз «акча туздырып» кайттык. Эшкә керешүе дә авыр булмады – ике атнага якын вакыт эчендә эш сагындырган да хәтта.

Дамир, Җәлил поселогы:

– Яңа елда күптән күрешмәгән дусларны кунакка чакырдык. Бик күңелле булды, Үзәк чыршы янына да чыгып кердек. Балалар тау шудылар. Авылда яшәүче әти-әниләребез турында да онытмадык, һәрберсендә берничә көн кунак булдык. Гомумән, якыннарың, туганнарың, дусларың белән җыела алган вакытларның кадерләрен белергә кирәк, дип саныйм. Киләсе бәйрәмнәрне дә бергә үткәрергә язсын!

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев