Район хакимияте халыкка хезмәт итә
Ел саен 21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Быел Татарстанда аның оешуына 20 ел тулды.
18 апрель көнне Казанда «Корстон» кунакханәсәүдә-күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара республикакүләм узды. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә чакырулы иде.
Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнаштылар. Чарадагыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәбрикли һәм изге теләкләрен җиткерә.
– Бирегә төрле елларда, нинди генә авырлыклар булуга карамастан, зур җаваплылык белән авыллар, шәhәрләр үсеше мәсьәләләрен уңышлы хәл итүчеләр, халык иминлеген тәэмин итәргә алынганнар җыелганнар. Ветераннарга аерым рәхмәт. Барыгызга да уңыш, ныклы саулык юлдаш булсын, – ди ул.
Котлаулар концерт программасы кысаларында алып барыла. Республиканың муниципаль берәмлекләре хоры составында Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Роза Гилева да чыгыш ясый.
– Муниципаль хезмәт органнарында 8 елдан артык эшләгәннән соң, берничә елга башка тармакка китеп торырга туры килде. Узган елның сентябрендә район җитәкчелеге, миңа ышаныч белдереп, депутатлыкка кандидатурамны тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Югары Чыршылы авыл җирлегенә башлык итеп сайладылар. Хезмәтемнең бик җаваплы икәнен беләм. Халык белән эшләү бик җиңелләрдән түгел. Әмма үзара аңлашу, кешеләр белән уртак тел табу булган проблемаларны уңай хәл итәргә ярдәм итә. Коллегалар белән дә киңәшләшеп эшлибез, барысына да зур рәхмәт. Бәйрәмебез котлы булсын! – диде Роза Михайловна.
Җирле үзидарә – халыкка иң якын хакимият ул. Бу көн – районыбызда, поселокта һәм авылларда тәртип, төзеклек һәм үсеш өчен җаваплы затларга хөрмәт күрсәтү бәйрәме. Торак пунктларны төзекләндерү, территорияләрне матурлау, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тотрыклылык – җирле үзидарә хезмәткәрләре хезмәтенең болар бер өлеше генә әле.

Сүз уңаеннан
20-22 апрель көннәрендә Мәскәүдә «Кече Ватан – Рәсәй көче» дип исемләнгән III Бөтенрәсәй муниципаль форумы узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуртдинов та катнаштылар.
Әлеге форум – муниципали-тетларның уңай тәҗрибәсен алга җибәрүгә һәм Россиядә муниципаль берәмлекләрне үстерүгә юнәлтелгән чара. Аны Россия Федерациясе Президенты Администрациясе ярдәме белән Җирле үзидарәне үстерү Бөтенрәсәй ассоциациясе оештыра. Форум җирле үзидарә лидерларын, бизнес вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм экспертларны актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү һәм үсеш стратегияләрен эшләү максатларында берләштерә. Һәр чара муниципаль идарәнең аеруча актуаль проблемаларын чишү юлларын эзләү өчен белем һәм тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән. Форум шулай ук хакимиятнең һәм бизнесның төрле дәрәҗәләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра. Форумда Россиянең 89 регионыннан 9500 мең делегат катнашкан.
Бу – кызыклы
Төп вазыйфаларыннан тыш, район җирлек башлыклары җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Депутат буларак, район Советында даими комиссияләрне җитәклиләр.
* Нуртдинов Рәсим Рево улы – район Советының закончалык, хокук бозулар һәм җирле үзидарә сораулары буенча даими комиссиясе рәисе;
* Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы – бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салым һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе;
* Газизов Данияр Әнвәр улы – социаль-икътисади үсеш һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча даими комиссия рәисе;
* Кәримов Рафыйк Әзһәм улы – экологик һәм инфраструктур үсеш мәсъәләләре буенча даими комиссия рәисе.
Республика иҗтимагый оешмалар белән берлектә районда эш алып баручы башлыкларыбыз да бар.
* Мөхәммәдиева Азия Әсхадулла кызы – “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсе рәисе;
* Габидуллина Лилия Мансур кызы – “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе.
Шушы көннәрдә сөенечле хәбәр килеп иреште. Республика бәйгесендә катнашып, дүрт – Азалак, Мортыштамак, Саклаубаш, Иске Кәшер авыл җирлекләре грантка ия булганнар. Без аларны тәбриклибез һәм уңышлы эшләр телибез.
Районда 92 муниципаль хезмәткәр эшли.
23 җирлек бар, шуларның берсе – поселок җирлеге.
Җирлек башлыкларының беркемгә күренеп тормаган, ләкин халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән киңкырлы эшләре күп. Авыллар халкы яхшы киләчәккә өметхыялларын нәкъ менә үзләренең җирле властьлары белән бәйлиләр.
Җирлекләрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләү буенча да зур эшләр башкарыла. Бу уңайдан җирлек башлыкларының активлыгы олы хөрмәткә лаек.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев