Район волейбол командалары республика Беренчелегендә призлы урыннарга лаек булдылар
Без волейбол уеннарының спорт залларында үтүенә күнеккән. Ләкин аның «Пляж волейболы» дигән төре дә бар.
Районда аны аеруча Җәлил егетләре һәм кызлары яраталар, оста итеп уйный да беләләр.
Күптән түгел Мамадыш районының Соколка авылында әлеге спорт төре буенча 2007 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Ярышлар «Б» төркемендә оештырылдылар. Сарман районының егетләр командасы чемпион исеменә лаек булды. Кызлар да, яхшы күрсәткечләргә ирешеп, өченче урынны яуладылар.
Призерларыбызны турнирга районның беренче санлы спорт мәктәбенең волейбол буенча тренер-укытучысы Эдуард Ихсанов әзерләде. Бу хакта газетабыз битләрендә без язып чыккан идек инде. Бу юлы без остаз белән пляж волейболы турында сөйләштек.
– Эдуард Рафисович, бу юнәлештә күптәннән спортчылар әзерлисезме? Пляж волейболы гадәтиеннән нәрсә белән аерыла?
– Үткәрелү урыныннан тыш, иң зур аерма – классик волейболда команда составында алты кеше чыгыш ясый, аларны алыштырырга да ярый. Пляж волейболында исә икешәр генә спортчы матчның башыннан ахырына кадәр уйный. Аның буенча ярышлар тышта яки комлы ябык мәйданчыкта үткәреләләр. Бездә әлегә андый мәйданчыклар юк.
Ике төр волейбол белән дә бер үк балалар шөгыльләнәләр, берсеннән икенчесенә күчкәндә, авырлыклар белән очрашкан юк. Әйе, кагыйдәләрдә дә бераз аерма бар, ләкин уенчылар моңа күнектеләр инде. Беренче ел гына шөгыльләнмиләр бит.
– Сезнең кул астында тәрбияләнүчеләр волейболның кайсы төрен күбрәк үз итәләр?
– Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Кыш, яз, көз көннәрендә, классик төр белән шөгыльләнгәндә, спортчыларның пляжга чыгасылары килә. Җәй көне, киресенчә, залны сагына башлыйлар (көлә – авт.).
Пляж волейболын яратмасалар, мондый уңышларга ирешә алмас идек. Егетләребез ике ел рәттән ТР Беренчелегендә чемпион калдылар. Киләсе елда да бары тик җиңүгә өметләнәбез. Максатлар да арта бара – безнең алда ил күләмендә финал ярышларына үтү бурычы тора.
2017 елда без Идел буе федераль округында көмеш медальләргә лаек булдык. Денис Пименов белән Айнур Таҗиев составындагы команда, Анапада үткәрелгән Россия ярышларына үтеп, 24 команда арасында 11 урынны алды. Әлегә бу безнең иң зур уңышыбыз булып тора. Киләчәктә аны уздырырга исәплибез.
– Хәзерге волейболчыларның перспективалары турында нәрсә әйтә аласыз?
– Барысы да тырышлыктан тора. Алмашка яшь буын да үсеп килә, көннәр буе спорт залларыннан чыкмыйбыз, җыеннарга барабыз. Мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнергә, уйнарга кирәк – шулай гына тиешле тәҗрибә туплап була.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Эдуард Рафисович. Максатларыгызга ирешергә язсын!
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев