Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район укучылары хәрбиләргә хатлар яздылар

Район мәктәпләрендә чираттагы “Солдатка хат” акциясе узды.

 Бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеген саклаучы абыйларына укучылар хатлар яздылар. 
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Хатларында алар Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр, алар белән горурлануларын, туган якка тизрәк исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр. 
- Яңа ел алдыннан язылган хатлар бу юлы үзгә иде: араларында өчпочмаклы хатлар да, котлау открыткалары да, гади хат юллары да бар иде. Ә иң мөһиме, һәрберсенә кисетлар беркетеп, эчләренә конфетлар салынды. Мондый акцияләрдә катнашу яшьләрдә җаваплылык һәм патриотизм хисе тәрбияли. Без хатларны чираттагы гуманитар ярдәм белән хәрби зонага җибәрәчәкбез. Әз булса да, егетләрнең кәефләрен күтәреп, туган яктан сәламнәр җибәрә алсак, без бик шат булыр идек, - диде мәгариф бүлеге методисты Гөләндәм Хәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев