САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район остабикәләре «Әдәби марафон»да катнаштылар

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби сүзүсеш проекты, 2017 нче елның сентябрь аеннан башлап, квартал саен үткәрелә.

Проектның төп максаты булып кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап-журналлар укуны формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү тора. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Быел да районыбыздан Гөлнара Шәйдуллина, Ильнара Гарифуллина, Ләйлә Шәйдуллина, Гөлира Хәбибуллина әдәби марафонда катнашырга булдылар, Ләйлә әдәби көрәшнең финалына үтте. Бирнә җыю йоласына да алар буш килмәгәннәр – Ләшәү-Тамак авылы остабикәсе Гөлшат апа Миңнебаева чиккән ашъяулык белән калфак һәм Ильнара Гарифуллина ясаган дисбене бүләк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев