Бүген Сарманда “Илһам чишмәсе” VI төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры узды һәм йомгаклау кичәсе үтәчәк.
Чарага килгән кунаклар иң элек мәшһүр җырчының бюстына тере чәчәкләр салдылар. Аннан Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә уздылар. Анда Тукайның әкият геройлары белән очраштылар, “Дуслык” ансамбле егетләре иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Нет комментариев