Район имам-хатыйбы Сәгыйть хәзрәт ял итәргә үз машинасы белән бара
Җәмгыять

Район имам-хатыйбы Сәгыйть хәзрәт ял итәргә үз машинасы белән бара

Без көннән-көн җәйгә якыная барабыз. Күпләр инде, мөгаен, ялга кая барасыларын планлаштырып та куйганнардыр. Сәяхәткә йөрергә яратучылар әйтүенчә, путевка белән бару – бер нәрсә, үз машинаң белән – гел икенче. Автосәяхәтләрдә шактый тәҗрибә туплаган Сәгыйть хәзрәт Хаков белән бүгенге сөйләшүебез – шул хакта.

– Үз машинагыз белән сәяхәткә беренче тапкыр кайчан һәм кая бардыгыз? Юлда кыенлыклар булдымы?

– 2013 елда беренче тапкыр, җиде урынлы машинама гаиләмне төяп, Петербургка бардым: үзем, тормыш иптәшем һәм дүрт бала. Ул вакытта иң кечкенәбез Гайшәгә – яшь ярым, олы кызыбыз Сөмәягә – 9 яшь, Мөхәммәткә – 7, Мусага 4 яшь иде. Әбинең кечкенә бала белән җибәрәсе килмәде инде, әмма иң рәхәте шунысы булды. Чөнки аңа кафе кирәк түгел, «кафе»сы – үз янында, әнисенең күкрәк сөте белән туклана да, рәхәтләнеп йоклый. Ул елларда машина белән юл йөрүнең бераз авырлыгы – мөселман гаиләсе буларак, ашау проблемасы бар иде. Хәләл ризыклану урыннары аз иде, хәзер, Аллаһка шөкер, мондый урыннар җитәрлек. Татарстанның барлык заправкаларында хәләл кафелар, намаз уку бүлмәләре бар.  Бу – Рәисебез Рөстәм Миңнехановның кайгыртуы нәтиҗәсе. Әлбәттә, гел генә ресторан-кафеларда ашамыйбыз, чөнки юл буенда урнашкан мондый урыннарда бәяләр кыйммәт: мәсәлән, бер стакан чәй 150-160 сум тора. Чәйне юлда барганда машинада кайнатабыз, юл буе чәй эчеп барабыз, мультиваркабыз, газ горелкабыз бар, берәр матур урында туктап, ял да итеп алабыз. Хатын-кызлар ашарга пешерәләр, рульдә баручы бераз ятып тора, балалар табигатьтә рәхәтләнеп уйнап алалар. Ризыкларны контейнерлар белән дә алабыз. Петербург беренче барганда ук күңелгә яткан иде, без анда еш булабыз. Узган ел бабайны да – тормыш иптәшемнең әтисен дә алып бардым.

– Барганда, кайларга тукталасыз? Аннан соң, балаларыгыз кечкенә вакыттан ук йөри башлагансыз, юлда көйсезләнмиләрме? Вакытны ничек үткәрәсез?

– Узган ел Мәскәүгә кереп чыктык. Анда да Татарстанга караган барлык заправкаларында хәләл ризыклану, намаз уку бүлмәләре бар. Кремльне иркенләп карап йөрдек. Ә Петербург –  су өстендәге шәһәр. Биредә Царское селода, эрмитажда, Кышкы сарайда булдык. Соңгысында Петр I кыш айларын үткәрә торган булган. Чөнки аның бүлмәләре кечкенә, җылытырга җайлырак. Ә зур сарайларны җылыту авыррак булган. Шәһәр кыш көне дә, җәй көне дә үзенчә матур. Гомумән, ничә тапкыр барсаң да, аларның һәркайсы күңелгә якын, тансык. Иң сөенечлесе шул: гаилә белән барган һәр сәяхәт балаларда илебез тарихы белән кызыксыну, горурлык хисләре уята. Петербургка узган ел барганда да балалар планшеттан юл буе аның тарихын өйрәнеп бардылар. Юлда барганда, Владимир өлкәсе аша үттек,  Александров шәһәренә тукталдык. Мәскәүдә чир чыккач, Иван Грозный бирегә күченгән. Аның резиденциясен карап чыктык.

– Тагын кайларда булганыгыз бар?

– Волгоград аша үткәндә, анда кунып чыгабыз. Минем бу шәһәрдә элек тә булганым бар иде. Без мәктәптә укыган елларда, безне төрле шәһәрләргә экскурсиягә алып баралар иде. Сәнгать мәктәбендәге укытучыларыбыз Волгоградка алып бардылар. Трактор заводын, музейларны күрсәттеләр, Мамай курганындагы «Родина-мать зовет!» монументаль скульптурасын карадык. Илебезнең зурлыгына, аның куәтенә сокланып, горурланып кайттык. Гаиләм белән барганда да,  музейларга кердек, Павлов йортын карадык. Бөек Ватан сугышы елларында биредә канкойгыч бәрелешләр булган. Кайткач, балалар Сталинградны ныклап өйрәнделәр, күп кенә документаль фильмнар карадылар. Кавказда еш булабыз. Җәй көне, кыш көне дә барабыз, шунысы кызык: монда кыштан китәсең, анда җәйгә барып төшәсең. Ингушетияне күреп чыгабыз, Осетиянең Владикавказ шәһәрендә булдык. Анда тарихи мәчет бар. Ул татарлыгыбыз аркасында сакланып калган. 1930 елларда бер гаскәрчене әлеге мәчетне шартлатырга җибәрәләр, ләкин гаскәр башы татар була һәм ул шартлатыласы объектның мәчет икәнен күргәч, аны сакларга баса. Бу мәчеткә аның исеме язылган такта да беркетелгән.

– Сез булган җирләрдә татарларга мөнәсәбәт нинди?

– Кавказда үз телебездә сөйләшәбез. Татарча сөйләшкәч, безгә игътибар итәләр, сез каян, нинди телдә сөйләшәсез, дип сорыйлар. Без – Казан татарлары, дибез. Сез – безнең кунак, диләр, кафега алып кереп сыйлыйлар, өйләренә алып кайтучылар да булды. Чечняда бер авылга юл сорап кергән идек, анда да кунак итмичә җибәрмәделәр. Кыскасы, татарларны һәркайда хөрмәт итәләр. Үзебезнең татарлыкны күрсәтер өчен, юлга чыкканда,  һәрвакыт «Сарман чәкчәге» дип язылган 20ләп чәкчәк төяп чыгып китәм. Төркиягә барганда, Грузия аша барабыз. Чик буенда туктаттылар. Зур бөке барлыкка килде, әйткәләшеп киттеләр. Әйдәгез, тынычланыйк, чәкчәк белән чәй эчеп алыйк, дим. Шулай итеп, чәкчәк төрле милләтләрне дуслаштыра да. Махсус операция башланган чак. Шушы ук Грузиядә паспортларны алдылар да үткәрмичә тордылар. Алтышар сәгать торабыз, диючеләр бар. Татарлыкны күрсәтергә кирәк, башкача булмый, дип уйлыйм. «Шул чәкчәгеңне күтәреп йөрдең инде бөтен җирдә», – ди хатын. Ә мин чик хезмәткәрләре янына кереп киттем. Без – Казан татарлары, сезгә күчтәнәчкә чәкчәк алып килдек, дим. Җанланып киттеләр. Минем Казанда служак бар бит, ничек анда Казан, нинди вопрос, ди берсе.  Бер кәгазьгә печать сугып бирделәр. Кайтканда, тагын тоткарладылар. Командир, без – Казан татарлары, дим. Шунда ук үткәреп җибәрделәр. Бервакыт шул ук Грузия буйлап барабыз. Яңгыр ява, ә безгә намаз укырга кирәк. Ресторанга туктаган идек, кертмәделәр, хуҗа кунаклар җыйган икән. Ике чәкчәк алып килдем дә, без дә кунаклар бит, дим, сакчыга, хуҗаңа, Казан татарлары кунакка килде, дип әйт, дим. Хуҗа, чыгып, шунда ук намаз бүлмәсе әзерләтте, коверлар җәйдерде, чыгуыбызга мөселманча табын да әзерләтеп куйган.  Бер баруыбызда Кавказда: «Татарлар кунакка килгән», – дигән сүз таралган. Чыннан да, бер авылга танышыбызга кереп чыккан идек. Икенче шәһәргә баргач сорыйлар: «Татарлар кунакка килгән, дип ишеткән идек. Сез түгелме ул?» – диләр. Без, дим. Сез – безнең дә кунак, диләр. Кафеда ашап алгач, кассага акча түләргә барган идем,  сезнең өчен түләделәр инде, диләр. Кыскасы, дингә хөрмәт, ягымлылык, ярдәмчеллек, кунакчыллык көчле бу якларда. «Кунак Аллаһтан ул», «Кунак кешегә бәрәкәт алып килә»,  диелгән хәдисләрдә. Кунак – сине җәннәткә алып бара торган проводник ул, дигән пәйгамбәребез дә. Мосафирның хакы бар, дигән сүз дә – Коръәннән. Ә чәкчәккә килгәндә, аны Төркиядә дә беләләр. Күчтәнәчебезгә каршы чәй эчереп, пәхләвә белән сыйлап чыгарганнары булды. Бу ил безгә шулай ук бик ошый. Соңгы елларда чик буендагы чиратлар да бетерелде. Без анда Тромбзон, Стамбул шәһәрләрендә булабыз. Соңгысы – аеруча тарихи шәһәр. Иң истә калганы – мәчетләр һәм «Великолепный век» фильмы төшерелгән сарайлар. Алар бүген дә күз алдыбызда торалар кебек. Бер елны гаиләмне үзем укыган мәдрәсәгә дә алып кердем. Ул көннәрдән бирле 15 ел вакыт үтсә дә, пешекче булып эшләгән абый мине таныды, ул һаман да шунда хезмәт куя икән.

– Тагын нинди шәһәрләр күңелегезгә якын булып калды?

– Узган ел Кисловодскига бардык, тарихи җирләр бу. Биредә дөньяда иң зур саналган Париждагы Елисей паркыннан да 20 гектарга зуррак милли парк бар. Ул бик матур, монда өч төрле минераль су чыга һәм алар бик шифалы.

– Диңгездә булганыгыз бармы?

– Бер сәяхәтебезне диңгезләргә багышладык. Каспий диңгезендә өч көн булдык, Грузия аша Кара диңгезгә чыктык. Анда бер атна тордык. Аннан Урта диңгезгә киттек.

– Сезнең тауларда да булганыгызны беләбез.

– Эльбруска бардык, 3500 км биеклеккә мендек, әлбәттә, һава трамвае белән. Домбайга күтәрелдек. Биредә, Аллаһының, тауларның бөеклеген күрәсең. Күпме күкрәк киереп йөрсәгез дә, тауны тишеп чыга алмыйсыз, тауларны җирләргә баганалар итеп яраттык, ди Аллаһы Тәгалә. Тауга менгәндә, иртән иртүк менәргә кирәк. 11 дән соң болыт төшә, томан була, бер әйбер дә күренми. Эльбрус итәгендә 21 төрле минераль су чыганаклары бар. Биредә Лермонтов, Толстой, Бунин кебек бөек рус язучылары, шагыйрьләре булганнар.

– Кайларда кунасыз? Путевка белән бару уңайлырак түгелме? Бер чыгып киткәч, ничә көн йөреп кайтасыз?

– Машинада йокламыйбыз, анда йоклау – ял түгел, иркенләп, кунакханәдә кунабыз, әйбәтләп ял итәбез. Путевка белән йөрмибез. Беренчедән, алты кешегә путевка ала башласаң, бик кыйммәткә чыга, самолет, поезд билетлары да арзан түгел. Икенчедән, Төркиягә самолет белән очтың, ди. Анда аэропортны күрәсең дә, самолет белән кунакханәне. Ә үз  машинаң белән барсаң, авыллар, шәһәрләр аша үтәсең, кешеләр белән аралашасың, азмы-күпме һәр халыкның яшәеше белән танышасың, табигатьнең матурлыгына сокланып барасың. Күпкә арзангарак та чыга. Бер чыгып киткәч, уртача өч атна йөрибез, иң күбе – 24 көн. Төркиягә барсак, 9-10 мең километр юл үтеп кайтабыз.

– Үз машинаң белән йөрүнең тагын нинди өстенлеге бар?

– Беренчедән, ничә көн һәм төн буе гаиләң белән буласың, бер-береңә тагы да якынаясың, ныграк белә башлыйсың. Без бит ел әйләнәсе өйдәгеләр белән күпме генә аралашабыз. Зурлар – көне буе эштә,  балалар – укуда яки бакчада. Табын артында гына очрашабыз. Иркенләп сөйләшеп утырырга да вакыт юк. Беренче тапкыр сәяхәткә баргач, «Миңа шундый рәхәт булды, без ничә елга беренче тапкыр иркенләп аралаштык», – диде тормыш иптәшем. Икенчедән, балаларның белеме арта, фикерләү дәрәҗәсе үзгәрә. Өченчедән, чит җирләрдә йөрүнең шул ягы да бар: туган ягыңны сагынып кайтасың. Ул тагы да якыная,  кадере арта. Без, ераграк булса да, Казан аша кайтабыз. Шәһәр утлары ерактан ук матур булып, күренеп тора. Балалар да: «И-и, безнең нурлы Казаныбыз! Аңа җитәме соң!» – диләр. Дүртенчедән, гаиләгә тоткан мал беркайчан да югалмый, ул ризыкны гына арттыра, дигән Аллаһыбыз. Гаиләмне сәяхәткә алып бару, ашату, киендерү – гаиләгә мал бирү бит инде ул. Бирүченекен арттыр, саранлык күрсәтүченекен кимет, диелгән Коръәндә. Аннан соң, чит җирләрдә булу кешене уйландыра, шөкер итәргә өйрәтә.

– Машина белән сәяхәткә барырга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Юлыгызны алдан ук планлаштырып барыгыз: кайларда тукталасыз, кайларга керәчәксез. Бер барганда, күп җирләрдә булу уңай түгел. Ул бик арыта. Әйтик, берничә тауны күрергә телисез, ди. Тауларда сез бер-ике сәгатьтә үтәргә уйлаган юлга 3-4 сәгать сарыф ителергә мөмкин. Вакытны дөрес бүлү дә бик кирәк. Көне-төне чапмагыз, ял да итә белегез. Шулай ук бик акрын гына, озаклап ял итә-итә бару да ярамый, барасы җирегезгә барып җитмәвегез ихтимал.

– Нинди хыялыгыз бар?

– Сәяхәтләрне туктатмаска уйлыйбыз. Быел да кая барасыбызны уйлап куйдык. Балалар да көтеп торалар. Гомумән, җәй көне генә түгел, кыш көне дә, язгы-көзге каникулларда да Мәскәүдән булса да урап кайтабыз. Гаилә белән дә, дуслар белән дә йөрибез. Елдан-ел машина юллары уңайлана бара. Ил башлыкларына рәхмәт, юллар турында кайгырталар. Киләчәктә Гомрәгә үз машинабыз белән барырга хыялланабыз.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Хәзерге вакытта илебездә «Туризм һәм кунакчыллык» дигән милли проект гамәлгә ашырыла.

Зөлфия Шәрипова


Нет комментариев