Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Корбан бәйрәме белән котлый

Бөек Корбан бәйрәме уңаеннан райондашларыбызны чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу мөбарәк бәйрәм һәрберебездә иман нурын арттыра,
изгелекләргә омтылу хисләрен уята.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, районыбызда рухи тәрбиянең көчәюе, атабабаларыбыздан мирас булып калган иман юлына кайту бик нык сизелә. Дини бәйрәмнәребезгә игътибар артканнан-арта бара. Мәчетләрдә яшь буынның күпчелек булуы аеруча сөендерә.
Корбан бәйрәменә дә халкыбыз ныклап әзерләнә. Алдан ук корбанлыкларын әзерли, корбан чалып, яхшылыклар эшләп, без бит авыр хәлдәгеләрне тернәкләндереп җибәрәбез, шатлык өләшәбез, туган илебездә шәфкатьлелек таратабыз.
Аллаһы Тәгалә бу бәйрә-мебездә барыбызга да бәхет-сәгадәт, тынычлык, саулык-сәламәтлек, рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен бирсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән, Сарман район имам- мөхтәсибе
Сәид хәзрәт Хаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев