Район фермерлары техник киндер дә чәчеп карый алалар
Ел дәвамында фермерларның, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының уртага салып сөйләшерлек мәсьәләләре шактый җыела.
Шул уңайдан һәр елны район үзәгендә аларның конференцияләре оештырыла.
Быел шундый чара 4 февральдә үткәрелде. Конференцияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев ачып җибәрде. Ул фермерлык тармагында узган ел башкарылган эшләр, фермерларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре, авыл хуҗалыгы тармагындагы программалар һәм агымдагы ел бурычлары белән таныштырды.
– Районда 80 крестьян-фермер хуҗалыгы, 6 кооператив, 9 меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Узган ел фермерлар тарафыннан 1649 тонна сөт, 1128 тонна ит, 14260 тонна ашлык, 110 тонна яшелчә җитештерелде. Шулай ук алар 9757 гектар мәйданда җирләр эшкәртәләр.
Грант алучыларга искәртәбез: даими рәвештә тикшерүләр булып тора, шуңа барлык төр ярдәмне максатчан кулланырга, килешүдә күрсәтелгән таләпләрне үтәргә кирәк. Быел «Агростартап», «Гаилә фермаларын үстерү» программалары берләштерелә. Махсус хәрби операциядән кайтып, авыл хужалыгы юнәлешендә эшләргә теләүчеләргә агымдагы елдан яңа грант бар, ул «Агромотиватор» дип атала, – диде Николай Иванович.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов үсемлекчелек буенча узган ел эшләнгән эшләргә һәм агымдагы ел бурычларына тукталды. «Россельхозүзәк» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов бу юлы да орлыклык материалның чәчү сыйфатын арттыру ысуллары турында искә төшерде. Бүлек хезмәткәрләре төрле культуралар үрнәкләрен күргәзмәгә куйганнар иде.
Банк хезмәткәре Ләйсән Хөснетдинова ташламалы кредит алу мөмкинлеге турында сөйләде. Конференциягә «Туган як» агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров та чакырылган иде. Ул узган ел ахырында техник киндер эшкәртү буенча завод ачылуын билгеләп үтте, әлеге культураны үстереп карарга теләүчеләрнең сорауларына җавап бирде.
Конференциягә йомгакны район башлыгы Фәрит Хөснуллин ясады. Ул районның социаль-икътисади күрсәткечләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды. Алдынгы фермерларга район Советының Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев