САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район делегациясе Саратов өлкәсе Сабан туенда катнашты

3 июньдә Саратов өлкәсенең Усть-Курдюм авылында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе оештырылды.

Анда Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Аны Саратов өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Саратов өлкәсе авыл хуҗалыгы министры Роман Ковальский һәм башка җитәкчеләр каршы алды. Сабан туена шулай ук Башкортостан Республикасы делегациясе дә чакырулы иде.
Фәрит Мөнәвир улы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, бүләкләр тапшырды. Район сәнгать осталары – «Жасмин» бию коллективы, «»Яшь йөрәкләр» фольклор ансамбле, җырчылар Рамилә һәм Резедә Хөсәеновалар, Миләүшә Хәкимуллина, гармунчы Ленар Нургалиев, алып баручы Ильмира Салихова тамашачыларга концерт программасы тәкъдир иттеләр, аларны чәк-чәк һәм икмәк белән сыйладылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Гөлгенә Гатауллина һәм Миләүшә Латыйпова сату оештырдылар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уеннар үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев