***
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да чын күңелдән Республика көне белән котлыйм! Без Татарстаныбызның Россиядә иң тотрыклы төбәкләрнең берсе булуы, аның данлы тарихы, хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык – иң зур казанышыбыз. Шуңа күрә Республика көне – аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме. Татарстан – киләчәккә омтылучы республика. Аның уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба. Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән районда торак йортлар, социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре бара. Без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыру, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеге өчен зур рәхмәтлебез. Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны, республикабызны үстерүгә керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен, олы рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге зур сынаулар чорында авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, дип ышанам. Хәрби бурычын намус белән үтәүче якташларыбызга исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телим. Батыр егетләребезгә, аларның гаиләләренә, әти-әниләренә хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Райондашлар махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга актив ярдәм күрсәтә. Үз өлешләрен керткән һәр кешегә, гуманитар ярдәм җибәрүдә булышлык күрсәткән хөрмәтле якташларыбызга зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, матур киләчәк телим. Үзебез саусәламәт, дөньялар тыныч, имин булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев