Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм гаилә бәхетен, өй җылысын гәүдәләндерә. Туган илгә мәхәббәт тә гаиләдән башлана.

Бүген республика җитәкчелеге инициативасы белән безнең районыбызда да күп балалы һәм яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү, аналарны һәм балаларны социаль яклау буенча күптөрле чаралар, дәүләт программалары тормышка ашырыла. Моның өчен Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтебез зур.

Районыбызда үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Үзара хөрмәт, мәхәббәт, намуслы тырыш хезмәт беренче урынга куелган мондый гаиләләрдә илебезнең лаеклы гражданнары булырлык эшчән, тәртипле балалар тәрбияләнә.

Бер-берсенә терәк булып, озын тормыш юлы узган парлар олы хөрмәткә лаек. Алар – яшьләргә мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге. Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим сабыйларны үзләренә сыендырган, аларга күңел җылысын кызганмаган, тәрбия биргән мәрхәмәтле гаиләләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләрем. Егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәм. Гаиләләребез ныклы булсын, яңа гаиләләр туып торсын. Тигезлек, татулык, сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев