Район балалар китапханәсе яшь укучыларны кабул итте
Бүген Үзәк балалар китапханәсе ишекләре иң яшь укучылар өчен ачылды.
Анда кунакка мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде, ә нәниләрне әдәби персонаж Незнайка сәламләде.
Балалар китапханә заллары буйлап сәяхәт иттеләр. Яшь укучылар китапханәнең төп кагыйдәләре белән таныштылар, китаплар белән нинди мөгамәләдә булырга кирәклеген белделәр, матур итеп бизәлгән китап күргәзмәләре белән таныштылар.

Экскурсия азагында балаларны иң күңелле сюрприз — матур китаплар белән танышу көтте. Балалар әкият геройлары төшерелгән рәсемнәрне зур кызыксыну белән карадылар.


Фотолар үзәкләштерелгән район китапханәсенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев