САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин кайгы уртаклашты

Владимир Путин Төркиядә урман янгыннарын сүндерү вакытында һәлак булган экипаж туганнарының кайгысын уртаклашты.

Билгеле булганча, Төркиядә янгыннарны сүндерергә ярдәм җибәрелгән Россия самолеты һәлакәткә очраган. Адан районы тирәсендә җимерелгән самолетта исән кеше калмаган. Янгын сүндерү очкычында сигез кеше булган6 бишесе - Россия хәрбиләре, өчесе - янгын урыннарын күрсәтүче төрекләр.

Әлеге фаҗига уңаеннан Россия президенты Владимир Путин Россия самолеты экипажы туганнарының кайгысын уртаклашты. Кайгынамәдә белдерелгәнчә, Россия хәрбиләре авыр шартларда эш иткән, үзләренең һөнәри бурычларын ахыргача башкарганнар. "Каһарман егетләрнең истәлеге һәм Россиядә, һәм Төркиядә мәңгелеккә сакланырына ышанам", диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-kaygy-urtaklashty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев