САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пушкинның иҗатын Сарман районында да яраталар

Александр Сергеевич Пушкин – бөек шагыйрь һәм язучы гына түгел, хәзерге заман рус теленә нигез салучы да ул.

Юкка гына аның туган көне булган датаны – 6 июньне (иске календарь буенча – 26 май) Рус теле көне дип игълан итмәгәннәр. Тик Пушкин белән бәйле тагын бер истәлекле дата бар...

1837 елның 10 февралендә (29 гыйнвар) шагыйрьнең гомере фаҗигале төстә өзелә. Аңа нибары 37 яшь була. Хәзер 10 февраль Александр Сергеевич Пушкинның истәлеге көне дип санала, бу көнне төрле чаралар оештырыла.

Әлбәттә, атаклы шагыйрь һәм язучының иҗаты күпләрне сокландыра. Аның иҗатын яратучыларның берсе – Баткак авылы кызы Зөһрә Солтанова. Ул хәзерге вакытта Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфында укый.

Зөһрәне Пушкинның иҗаты нәрсә белән җәлеп итә соң? Бу турыда газетабызның 12 февраль саныннан укый аласыз.

Автор: Илназ Сираев

pixabay.com сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев