САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Пушкин картасы” үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керә. Бу программаны туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән иде. Ул 14-22 яшьлек россиялеләргә юнәлдерелгән. Татарстанда шул яшь аралыгындагы 331 меңнән артык кеше исәпләнә.

Билгеле булганча, 2019 елда Татарстанда “Укучы өчен мәдәният” программасы эшли башлады. Ул чорда республика мәктәпләрендә 400 меңнән артык укучы саналган һәм шуларның 80 меңнән артыгы бу программада катнашкан. Укучыларга мәдәни көндәлек тапшырыла һәм ел дәвамында алар нинди тамаша каравын билгеләп бара. Ел азагында активларга бүләкләр тапшырыла.

“Пушкин картасы”н шуның дәвамы итеп тә кабул итәргә буладыр. Бу программада Россиянең барлык төбәкләрендәге мәдәни учреждениеләр катнаша. Ягъни Ютазының берәр авылында яши торган үсмер “Пушкин картасы” белән Калининградтагы музейны карарга бара ала. Географик яктан чикләүләр юк. Әмма учреждениеләр ягыннан карасак, аларның бөтенесе дә программага кертелмәгән. Татарстанда, мисалга, 68 мәдәни оешмага билетны яңа төр карта белән алырга мөмкин булачак. Бу исемлекне махсус комиссия төзи. Сүз уңаеннан, программада шәхси мәдәни оешмалар да катнаша, тик алар арасында шоу-бизнеска кагылганнары юк.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итүенчә, “Пушкин кара”сын “Дәүләт порталы” сайтында рәсмиләштерергә була. Әлегә карта виртуаль итеп кенә эшләнелгән, әмма киләчәктә аның пластик варианты да булачак. Пластик вариант әлегә тәгаенләнеп бетмәгән. Аны бәлки, җанатарлар картасы кебек ясарлар. Ягъни карта хуҗасының фотосурәтен төшереп. Шунысы мәгълүм, һәр карта да ияле итеп эшләнелә. Билетны да кеше үзенә генә сатып алырга хокуклы. Мисалга, Гали Вәлиев концертка берәрсен алып барасы килеп, ике билет ала икән, бу очракта ике урында да аның үзенә генә утырырга туры киләчәк. Чөнки билетлар да исемле итеп сатыла һәм аларны бик ныклап тикшерәчәкләр, дип аңлатты министр. Билетларны шулай ук “Дәүләт порталы” аша сатып алырга мөмкин булачак.

Әгәр дә кешегә 1 сентябрь көнне 22 яшь тула икән, ул чагында карта алу мөмкинлеге булмаячак.

Быел картага 3 мең сум акча күчереләчәк. Ул ел азагына кадәр тотылырга тиеш, чөнки калган сумма икенче елга күчми. Ә 1 гыйнвардан картага 5 мең сум салына һәм ул бер елга исәпләнә.

Шәһәр җирендә мәдәни чаралар, учреждениеләр белән проблема күренми. Ә менә авылларда, районнарда туган якны өйрәнү музейлары, мәдәният йортларыннан тыш әллә ни сайлау мөмкинлеге юк диярлек. Бу мәсьәләне чишүнең ике юлы бар, ди Ирада Әюпова. Укучылар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә йөри алачак. Кайбер очракларда труппалар авылларга, районнарга барып чыгыш ясаячак.

“Мәдәни өлкәдә ихтыяҗга гына юнәлергә түгел. Ихтыяҗны булдырырга кирәк. Дәүләтнең миссиясе — мәдәни байлыкка шул ихтыяҗны тудыру. Бу проект, шул ук вакытта финанс яктан да, кешеләргә мөмкинлек бирә. Без балаларыбызны 15 яшьтән алып мәдәни яктан актив булырга өйрәтәбез икән, иртәгә алар мәдәни учреждениеләргә балалары белән киләчәк. Бу проектка ихтыяҗ булыр дип бик ышанасы килә. Могҗизалар булмый, безнең үзебезгә үзгәрергә туры киләчәк ”, - дигән фикердә министр.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/pushkin-kartasy-smerlrne-mdniyatk-yrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев