«Питрау җиңгие» титулына Саклаубаштан Алия Шәйхеразыева лаек булды
12 июль көнне Ләке авылында үткәрелгән Питрау бәйрәмендә «Питрау җиңгие» ачыкланды.
Анда район авыллары мәдәният йортларыннан 7 конкурсант – Диләрәм Ишанова (Иске Минзәләбаш), Гөлнара Хәкимова (Азалак), Римма Антонова (Ләке), Гөлнара Сабирҗанова (Петровка Завод), Алия Шәйхеразыева (Саклаубаш), Эльвира Нуриәхмәтова (Кәүҗияк) һәм Гөлгенә Ризатдинова (Александровка) катнаштылар. Алар бәйрәм халкын иң элек үзләре белән таныштырдылар, нәфис сүзгә, җыр-биюгә, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, Питрау һәм керәшен традицияләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Кызларның һәркайсы «Иң мөлаем җиңги», «Халык традицияләрен иң яхшы белүче», «Иң иҗади», «Иң сәләтле», «Сәхнә остасы», «Иң заманча», «Иң чибәр җиңги» номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Ә II урынга – Римма Антонова, III урынга Гөлгенә Ризатдинова лаек булдылар. «Питрау җиңгие» дип Саклаубаш мәдәният йортыннан Алия Шәйхеразыева танылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев