Петровка Завод мәктәбендә очрашулар матур традициягә әйләнде
Мәгариф

Петровка Завод мәктәбендә очрашулар матур традициягә әйләнде

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе узды.

 

 Гадәттә, гыйнвар ахыры-февраль башында оештырыла элеге чара.Быел да мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәбенә җыелдылар.Аларны бер теләк берләштерә-кайчандыр туган булган коридорлар буйлап йөреп, балачак мизгелләренә аз гына булса да әйләнеп кайту . Чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу көне-бер буыныннан икенчесенә күчә торган традиция. Бер үк вакытта күңелле дә,бераз моңсу да булган бу очрашу  вакытның ничек тиз үтеп китүен сиздерә.Өстәвенә, мондый чара-ул үзеңнең укытучыларыңны, элеккеге дусларыңны, бер парта артында утырган сыйныфташларыңны  күрү һәм алар белән  күңелле кичә үткәрү өчен менә дигән форсат. Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуының иң мөһим мизгеле-аралашу.
 


Нет комментариев